Туган йортның тупсасы

Еракларда туган якны
Сагынып утлар йоттым.
Иң җылысы, иң җырлысы,
Тупсасы туган йортның.

Сагынып, ашкынып,
Кайтам туган якларга.

Шушында минем елларым,
Бала чагым, шук чагым.
Киң дөньяга алып чыкты
Туган йортның тупсасы.

Сагынып, ашкынып,
Кайтам туган якларга.

Хәтерләсәм туган якны
Күңелемдә җыр туа.
Тауларга менгәндәй булам
Кайтсам туган тупсага.

Сагынып, ашкынып,
Кайтам туган якларга.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »