Беләзек

Категория: көе һәм сүзләре

Галәмнең иркендә,
Күкнең бер читендә,
Сәфәрен тәмамлап ай бата,
Мин калдым югалып,
Бер мәлгә таң калып
Дөняда йәнә бер таң ата.

Йортның һәр тарафын,
Өйнең һәр почмагын,
Яктырта синең нурлы йөзең,
Йә раббым!
Шул кадәр килешә үзеңә,
Кулыңдагы беләзегең .

Каяндыр ерактан,
Сызылып ата таң,
Мизгелләр балкый да югала,
Йә кайгы, йә бәхет,
Йә ләхет, йә тәхет,
Бирелгән яңа көн югала.

Йортның һәр тарафын,
Өйнең һәр почмагын,
Яктырта синең нурлы йөзең,
Йә раббым!
Яман күздән сине сакласын,
Кулыңдагы беләзегең.

Без инде аңладык,
Юлларда бозлавык,
Көн саен йә шатлык, йә бәла,
Өметемне алып,
Яшермәкче булып,
Узган көн пәрдәсе ябыла.

Йортның һәр тарафын,
Өйнең һәр почмагын,
Яктырта синең нурлы йөзең,
Йә раббым!
Бу заманнан сине сакласын,
Кулыңдагы беләзегең .

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »