Син кайда?

Категория: көе һәм сүзләре

Кайда син, кайда югалдың, 
Кай тарафларга юл алдың? 
Һәр таңны сиңа юрадым. 
Кайда син? 
Сагышлы җырлар җырлыйм, 
Яшьлекне сагынып елыймын. 
Кайларда җырым, юлым дим, 
Кайда син, кайда син? 

Агыла, еллар агыла, 
Сагынам сине, сагынам, 
Хәсрәтем әрни тын гына, 
Син кайда, ә-ә-әй? 
Гомерем буе сине әзләрмен, 
Мин мыңа ничек түзәрмен, 
Син кайда, син кайда, син кайда? 

Төшемдә, өнемдәме, 
Төнемдәме, көнемдәме 
Югалды дөньямның яме 
Кайда син? 
Бәлки син дөньяда юктыр, 
Хыяллар кабызган уттыр? 
Күгемне бер генә яктыр, 
Бармы син, бармы син? 

Агыла, еллар агыла, 
Сагынам сине, сагынам, 
Хәсрәтем әрни тын гына, 
Син кайда, ә-ә-әй? 
Гомерем буе сине әзләрмен, 
Мин мыңа ничек түзәрмен, 
Син кайда, син кайда, син кайда? 

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »