Уйна, гармун! (Уйна, дустым, гармуныңны!)

Категория: көе сүзләре

Уйна, дустым, гармуныңны
Моңы ачылсын әле.
Күңелемнең кылларына
Чиртсен, кагылсын әле

Уйна, уйна тартып уйна,
Бер генә җырлыйм әле.
Аксын сагыш буаларын,
Ярларын ерыйм әле.

Уйна, дустым, гармуныңны
Бер сагыш урыйм әле.
Сагындырган балачакка
Бер кайтып урыйм әле.

Уйна, уйна тартып уйна,
Бер генә җырлыйм әле.
Аксын сагыш буаларын,
Ярларын ерыйм әле.

Уйна, дустым, гармуныңны
Бер бала булыйм әле.
Яшел үлән өсләрендә
Бер ятып елыйм әле.

Уйна, уйна тартып уйна,
Бер генә җырлыйм әле.
Аксын сагыш буаларын,
Ярларын ерыйм әле.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (4 голоса)
« »