Әнкәй, синең кулларың

Синең куллар, мине сөя-сөя,
Бишекләргә салган куллар ул.
Соңгы телемнәрен миңа биреп,
Үзе коры калган куллар ул,
Әнкәй, синең йомшак кулларың.

Синең куллар, керләремне юып,
Тупасланып беткән куллар ул.
Утта пешеп, салкыннарда өшеп,
Сөялләнеп беткән куллар ул,
Әнкәй, синең йомшак кулларың.

Унбиш яшьлек кызлар кулына да
Алыштырмам синең кулыңны.
Шул кулларың белән тагын бер кат
Иркәләче, әнкәй, улыңны.
Әнкәй, синең йомшак кулларың.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »