Мин гашыйк булдым

Мин гашыйк булдым, 
Әнкәй, тиргәмә. 
Гашыйк күңелдә 
Дөнья тирбәлә. 

Мәхәббәт көтеп, 
Йөрәгем типкән. 
Бәхет бишеге — 
Мәхәббәт икән! 

Безнең тормышны 
Мәхәббәт нурлый. 
Гашыйк күңелдә
Сандугач сайрый! 

Мәхәббәт көтеп, 
Йөрәгем типкән. 
Бәхет бишеге — 
Мәхәббәт икән! 

Яшьлекнең яме — 
Мәхәббәт икән. 
Безнең бәхеткә 
Мәхәббәт — җилкән. 

Мәхәббәт көтеп, 
Йөрәгем типкән. 
Бәхет бишеге — 
Мәхәббәт икән! 

Атылган йолдыз 
Бер балкып сүнә, 
Сүнмәскә балкый 
Мәхәббәт кенә! 

Мәхәббәт көтеп, 
Йөрәгем типкән. 
Бәхет бишеге — 
Мәхәббәт икән! 

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »