Әнкәем кулъяулыгы

Бүләк иттең, әнием, кулъяулык,
«Саклап йөр, — дип, — мәңге куеныңда,
Тормышыңда авыр чаклар булса,
Мин булырмын, балам, яныңда».

Гомер юлың, әнием, үтсә дә бит,
Кулъяулыгың булды куенымда.
Әнкәй, чиккән кулъяулыкка карыйм,
Күз яшьләрем тулган чагамда.

Куенымда саклыйм әни төсе итеп,
Кулъяулыктан зур бүләк юк миңа.
Тормышымда фатихаңны бирдең,
Мәңге рәхмәтле, әнкәем, сиңа!

Гомер юлың, әнием, үтсә дә бит,
Кулъяулыгың булды куенымда.
Әнкәй, чиккән кулъяулыкка карыйм,
Күз яшьләрем тулган чагамда.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »