Торналар (дүртенче вариант)

/Ренат Харис аварчадан тәрҗемәсе/

Канлы яу кырларыннан кайтмый калган
солдатлар кайчак килә уема,
туфрак булмаган алар, ак торнага
әверелгәндер кебек тоела.

Әлегәчә аларның шул заманнан
килгән өненә колак салабыз.
Шуңа түгел микән без еш, моңаеп,
күкләргә карап тынсыз калабыз?

Арыган кыйгач төркем сафы оча —
кичке шәфәк нурына орынып.
Һәм шул сафта бер кечкенә ара бар, —
бәлки, ул ара минем урындыр!

Килер дә бер көн — шул торналар белән
чумармын мин дә күксел томанга,
күк йөзеннән кош булып эндәшермен
сезгә мин, җирдә калган туганнар.

Канлы яу кырларыннан кайтмый калган
солдатлар кайчак килә уема,
алар туфрак булмаган, ак торнага
әверелгәндер кебек тоела.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар « »