Авылым таңнары (икенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Кайтам туган якларыма
Җырчы кошлар кайтканда,
Кошлар моңына кушылып,
Таңнар сызылып атканда.

Әй, авылым таңнары ла,
Сызылып атулары.
Сандугачның чут-чут итеп,
Сайрап уятулары.

Әрәмәлек эчләреннән
Челтер чишмә үтәдер,
Челтер чишмә буйларында
Иркәм мине көтәдер.

Әй, авылым таңнары ла,
Сызылып атулары.
Сандугачның чут-чут итеп,
Сайрап уятулары.

Аны да кош тавышлары
Сайрап уятты микән?
Очар кошлардай талпынып
Каршыма килсәң иркәм.

Әй, авылым таңнары ла,
Сызылып атулары.
Сандугачның һәр таң иртән
Сайрап уятулары.

Голосов пока нет
Бу җыр , репертуарында бар « »