Йолдыз балкый нурланып
Аяз күкнең йөзендә.
Син балкыйсың күңелдә,
Гашыйк булдым үзеңә.
Газаплама җанымны,
Кил иркәм!
Син йөрәктә шиңми торган —
Гөл икән.
Син бит миңа,
Мин бит сиңа —
Тиң икән!
Мәңгелеккә кил, иркәм!..
Йолдыз сүнеп кабына,
Күңел сине сагына.
Әле сиңа багышлап
Җыр чыгарам тагы да.
Газаплама җанымны,
Кил иркәм!
Син йөрәктә шиңми торган —
Гөл икән.
Син бит миңа,
Мин бит сиңа —
Тиң икән!
Мәңгелеккә кил, иркәм!..
Йолдыз сүнсә ае бар,
Кояш чыга ай батса.
Кеше көчле, бәхетле,
Үзенә тиң яр тапса.
Газаплама җанымны,
Кил иркәм!
Син йөрәктә шиңми торган —
Гөл икән.
Син бит миңа,
Мин бит сиңа —
Тиң икән!
Мәңгелеккә кил, иркәм!..