Ашыгыгыз (икенче вариант)

Категория: көе һәм сүзләре

Ашыгыгыз яшәп калырга,
Яшеннәрдәй яшьнәп алырга!
Күккә ашып, йолдызлардай балкып,
Җырлый-җырлый алга барырга!

Ашыгыгыз йөрәк ялкын чакта,
Тормышларны гөлгә күмегез!
Томырылып язын чәчәк атып,
Тирә якка бәхет сибегез!
Ашыгыгыз сөеп калырга,
Ләззәт минутларын татырга!
Сөю җимешләре-сабыйларның,
Елмайганын күреп калырга!

Ашыгыгыз якын кешеләргә,
Жылы сүзләр әйтеп калырга!
Балкып киткән нурлы йөзләреннән,
Күзләреннән үбеп алырга!

Ашыгыгыз йөрәк ялкын чакта,
Тормышларны гөлгә күмегез!
Томырылып язын чәчәк атып,
Тирә якка бәхет сибегез!
Ашыгыгыз сөеп калырга,
Ләззәт минутларын татырга!
Сөю җимешләре-сабыйларның,
Елмайганын күреп калырга!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »