Юлларыбыз аерылган

Юлларыбыз аерылган,
Канатларым каерылган.

Юлларыбыз аерылган,
Канатларым каерылган,
Еллар ята арада.
Кайт син иркәм язлар булып,
Күңелеңмә назлар алып
Уңалсыннар (уңалсачы) яралар.

Уңалдырып яраларны,
Тоташтырып араларны.

Уңалдырып яраларны,
Тоташтырып араларны,
Килсен әле хатларың.
Мин бит, иркәм, һаман көтәм,
Һаман әле өмөт итәм
Очрашу минутларын.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »