Сарылардан кимә күлмәк
Сарыларга сабышмаска!.
Без икебез — ике ярда
Мәңгелеккә кавышмастай.
Син — язларда, мин — көзләрдә,
Араларда янган күпер.
Язларыңда, көзләреңдә
Миннән башка, минсез үтәр.
Син язгы гөл, буй җитмәс гөл,
Сагышларым җанга сыймый.
Яшь үләннең авыз билен
Сары яфрак кочып елый.
Варианты песни
Бу җыр Бибисара Азаматова, Нурия Абдуллина репертуарында бар
Добавлено Almaz в ВС, 14/05/2017 - 14:05
«
»