Хәтерлэ син иркәм.

Категория: көе һәм сүзләре

Сызылып зәңгәр таң, атты,
Кошлар канатын какты,
Сау бул дидең син миңа,
Жәйге бер таңда.
Ялгыз сандугач ул да,
Безнен кавышуны кургәч,
Озелеп озелеп сайрады,
Кунып яшь талга.

кушымта.
Хәтерлэ син иркәм,
Аерылган таңнарны,
Сөя алмам дигән идең,
Башка ярларны.

Хатлар язармын дидең,
Бик сагынырмын дидең,
Истәлегем булсын дип,
Ал яулык бирдең.
Ярымнын буләге дип,
Йорәгем ялкыны дип,
Канлы көрәш кырында,
Саклап мин йөрттем.

кушымта
Хәтерлэ син иркәм,
Аерылган таңнарны,
Жиңеп кайт дидең син миңа,
Дошман яуларны.

Дошман явын туздырып,
Кайтам илгә талпынып,
Аерылгандагы кебек,
Жәйге бер таңда.
Сандугачларда әле,
Безнен кавышуны куреп,
өзелеп өзелеп сайрыйлар,
Басып талларга.

кушымта
Рәхмэт сина иркәм,
Каршы алдың иркәм,
Биргән вәгъдәңдә торгансың,
Кадерлем иркәм.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар « »