Чын сөю бер генә

Категория: Авторлары

Яшьлектә сөябез, янабыз, көябез,
Мәхаббәт килде дип уйлыйбыз.
Йөрсәк тә адашып, төннәрен саташып,
Бу якты хыялдан туймыйбыз.

Чын сөю бер генә, кадерен бел генә.
Мәхаббәт ялкынын сүндермә.
Гайбәттән өстен бул, читләтеп үтсен ул,
Ялганны йөрәккә сеңдермә.

Сөюең киләчәк, ялкынын бирәчәк,
Йөрәктә сүнмәс ут кабызып.
Булмасын азагы, кайгыру газабы,
Күзләрдән кайнар яшь агызып.

Чын сөю бер генә, кадерен бел генә.
Мәхаббәт ялкынын сүндермә.
Гайбәттән өстен бул, читләтеп үтсен ул,
Ялганны йөрәккә сеңдермә.

Яшә син яратып, җиргә нур таратып.
Бәхетле бул(а) алмый сөймәгән.
Ышанма көлгәнгә, яратмыйм дигәнгә,
Алдаша андый сүз сөйләгән.

Чын сөю бер генә, кадерен бел генә.
Мәхаббәт ялкынын сүндермә.
Гайбәттән өстен бул, читләтеп үтсен ул,
Ялганны йөрәккә сеңдермә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.7 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »