Әбиемә

Категория: көе сүзләре

Туган көнең синең бүген, әби,
Җыелыштык тагын яныңа.
Еллар төсен алган күзләреңдә
Бар дөньяның гаме чагыла.

Кушымта:
Еллар үткән саен картайсаң да,
Башкаеңа чаллар кунса да.
Бирешмичә тормыш җилләренә,
Яшәгәнсең табып, мең чара.

Чорлар белән чорлар алышса да,
Күңелеңдә әле мең яра.
Авыр чаклар искә төшкән саен,
Йөрәгеңнән саркып кан тама.

Учагың да әле һаман яна,
Бирешмичә еллар иркенә.
Бер кайтмасаң, бер кайтырсың, — диеп
Күңелләрең һаман җилкенә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »