Әй, сандугач

/Рәми Гарипов мәгънәви тәрҗемәсе/

Йөрәгемнең сулкып сызлаганын
Әгәр дә бит баса белгәндә,
Сабый чәчәкләр дә үксеп-үксеп
Елашырлар иде эргәмдә.

Әй, сандугач, моңлы кошчыгым син,
Аңлый белсәң әгәр кайгымны,
Сайрар идең син дә, юатып бер,
Җырлар идең миңа җырыңны.

Ерактагы алтын йолдызларым,
Мин янганны күрә белсәгез,
Күктән тотып, сез дә күңелемә
Бер җылы сүз әйтер идегез.

Әй, сандугач, моңлы кошчыгым син,
Аңлый белсәң әгәр кайгымны,
Сайрар идең син дә, юатып бер,
Җырлар идең миңа җырыңны.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »