Сөюем җимешләренә

Пар кантлар җилдә каерылды, 
Ялгызлыкның беләм салкынын. 
Сезнең өчен саклап яшимен мин 
Гайлә үчагының ялкынын. 

Балаларым, балакайларым, 
Сезне сөеп үтә елларым. 
Шатлыкларым, куанычларым, 
Сез ул минем йөрәк җырларым. 

Имин-аман гына юлларда 
Йөретә сезне изге теләгем. 
Картлыҡ көннәремдә сез минем 
Ышнычым, ныклы терәгем. 

Балаларым, балакайларым, 
Сезне сөеп үтә елларым. 
Шатлыкларым, куанычларым, 
Сез ул минем йөрәк җырларым. 

Матур чагым үткән тимимен мин, 
Сезгә күчкән чәчәк гөл булып. 
Калсын әле минем көннәрдән 
Сезнең җанга якты нур тулып. 

Балаларым, балакайларым, 
Сезне сөеп үтә елларым. 
Шатлыкларым, куанычларым, 
Сез ул минем йөрәк җырларым.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »