Яшьти

Категория: көе сүзләре

Исем китеп, тукталыплар калдым:
Төшү белән сиңа карашың.
Кем бу, дисәм — син икән бит, яшьти,
Танымый да узып барасың.

Нихәл, яшьти, әллә танымадың?
Үзгәрәмдер инде, күрәсең.
Ага еллар, гомер уза ла шул,
Без үзгәрми, кемнәр үзгәрсен.

Күптән инде, күптән күрешмәгән,
Нечкәреп лә китте күңелем.
Әле генә искә алган идем —
Озын булыр әле гомерең.

Нихәл, яшьти, әллә танымадың?
Үзгәрәмдер инде, күрәсең.
Ага еллар, гомер уза ла шул,
Без үзгәрми, кемнәр үзгәрсен.

Бер алманы бишкә бүлгән еллар
Үзәк өзеп төшә исләргә.
Күрәсеңме бүтән яшьтиләрне,
Я, ни хәлдә, алар ни хәлдә?

Нихәл, яшьти, әллә танымадың?
Үзгәрәмдер инде, күрәсең.
Ага еллар, гомер уза ла шул,
Без үзгәрми, кемнәр үзгәрсен.

Ага еллар, гомер уза ла шул,
Без үзгәрми, кемнәр үзгәрсен…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.4 (5 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »