Аерылмыйк

Телмә лә бәгъерне, җанымны,
Моң сагыш утында яндырма.
Өзелгән чәчәктәй, чәчәктәй сулырмын,
Син мине ятларга калдырма!

Син мине ятларга калдырма,
Кояшын сүндермә көннәрнең
Җил булып кисмә син, кисмә син сабагын,
Чәчәктә күмелгән гөлләрне.

Син мине ятларга калдырма,
Мәңгегә үзәкне өзәрсең.
Үзең дә — гомерең, гомерең буена
Сагынып җылымны эзләрсең.

Голосов пока нет
« »