Ике чыршы

Категория: көе сүзләре

Пар үскән ике чыршының
Сорамагыз сез яшен.
Йөрәк тә бит чыршы кебек,
Ул, яшьлектәй, гел яшел.

Ике чыршы кебек парның
Сорамагыз сез яшен.
Үткән гомер бер мизгел ул,
Йөгереп үткән яшьлек.

Язлар бергә, җәйләр бергә,
Бергә күпме көз үткән.
Кышкы карлар чәч төсләрен
Бераз гына үзгәрткән.

Ике чыршы кебек парның
Сорамагыз сез яшен.
Үткән гомер бер мизгел ул,
Йөгереп үткән яшьлек.

Яшел төсләр кемне дә бит
Чакыра яшьлегенә.
Яшеллеккә куанганнар
Бәхетле яши белә.

Ике чыршы кебек парның
Сорамагыз сез яшен.
Үткән гомер бер мизгел ул,
Йөгереп үткән яшьлек.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
« »