Яннарымда әгәр син булмасаң

Чәчлремне йомшак җилләр сыйпый,
Ул җилләрдә синең назларың,
Йөрәгемә яңа сулыш бирә,
Синең бүләк иткән язларың.

Нигә кирәк миңа алсу таңнар,
Ул таңнарымда син булмасаң?
Нигә кирәк миңа чагыл шәфакъ,
Күңелемне син юатмасаң?

Уйларымда гына сагындыра,
Бик тиз үтеп киткән җәйләрем,
Талгын нурын һаман да югалтмый,
Синең белән үткән көзләрем.

Нигә кирәк миңа ямьле җәйләр,
Сандугачын ялгыз тыңласам?
Нигә кирәк миңа алтын көзләр,
Моңсу чакларда син булмасаң?

Тәүге кар бөртектәрен җилпетә,
Җитеп килгән салкын кышларым,
Күңелемә җылы биреп торсаң,
Җиңә алмас мине сагышларым.

Нигә кирәк миңа ап-ак карлар,
Сафлыгын синсез мин суласам?
Нигә кирәк миңа салкын кышлар,
Кулларымды син җылытмасаң?

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »