Рәхмәтлемен гомеремә

Беләм гомер йомгагымның
Яртысы сүтелгәне,
Җырларымның җырланганы,
Юлларның үтелгәне.

Рәхмәтлемен гомеремә,
Аның һәр бер көненә.
Һәр бер гомер береү генә,
Кадерле дә, серле дә.

Ятлар җырын җырламадым,
Җырладым үз җырымны.
Белеп яшим бу дөньяда,
Мин — үземнең урыны.

Рәхмәтлемен гомеремә,
Аның һәр бер көненә.
Һәр бер гомер береү генә,
Кадерле дә, серле дә.

Мин салган юлдан үтәләр,
Җырлар үтәрләр әле.
Егылганымны көткәннәр,
Озак көтәрләр әле.

Рәхмәтлемен гомеремә,
Аның һәр бер көненә.
Һәр бер гомер береү генә,
Кадерле дә, серле дә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »