Язлар җитте

Язлар җитте, йөрәк минем
Урыныннан кузгалды.
Җир сагынып кояш нурын
Үзенә тартып алды.

Сөю дөньясы ишеген
Иркенләп ачып кердем.
Язның беренче чәчәген
Тик сиңа өзеп бирдем.
Язларда сине эзләдем.
Язларда сине таптым.
Язның беренче чәчәген
Тик сиңа өзеп бирдем

Көн җылысы безгә күчте,
Нурлы йөзең кызарган.
Язның шомырт салкыннары
Узып китәр бераздан

Сөю дөньясы ишеген
Иркенләп ачып кердем.
Язның беренче чәчәген
Тик сиңа өзеп бирдем.
Язларда сине эзләдем.
Язларда сине таптым.
Язның беренче чәчәген
Тик сиңа өзеп бирдем

Табигатькә ышанмагыз,
Гел үзенекен итә.
Гашыйк булсаң, кавышырга
Елның бер көне җитә.

Сөю дөньясы ишеген
Иркенләп ачып кердем.
Язның беренче чәчәген
Тик сиңа өзеп бирдем.
Язларда сине эзләдем.
Язларда сине таптым.
Язның беренче чәчәген
Тик сиңа өзеп бирдем

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »