Ятларга бирмә мине

Зәңгәр чәчәкләре булыйм,
Яраткан гөлләреңнең.
Матур хыялларың булыйм,
Иң якты көннәреңнең.

Голең итеп ярат мине,
Бирмә мине ятларга.
Салкын җилләр кагылмасын,
Тырыш иркәм сакларга.

Озын керфекләрең булыйм,
Зәп-зәңгәр күзләреңә.
Нурлар булып тулыйм әле,
Ягымлы йөзләреңә.

Сөеп кенә иркәлә син,
Ятларга бирмә мине.
Сине сөя,сине көтә
Ярата сине күңел.

Зәңгәр һаваң булыйм күктә,
Син сулар өчен генә.
Аең булып иркәләрмен.
Йолдызлы төннәреңдә.

Ай да сөя йолдызларын,
Иң караңгы чакларда.
Аең булам тик үзеңә,
Бирмә мине ятларга…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.8 (4 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »