Яңа ел белән!

Тәрәзәләр-көмеш сүрәт,
Көмеш кенә урамнар.
Бар агачлар, алмагачлар
Көмеш кебек булганнар.

Көмеш моңнар, чыңнар белән
Яңа ел килә!
Бәйрәм белән сезне, дуслар,
Яңа ел белән!
Мамык карларын очырып
Яңа ел килә!
Ап-ак бәхет телим сезгә
Яңа ел белән!

Зәңгәр күктән җем-җем итеп
Көмеш йолдызлар ява.
Көмеш йолдызлар чыңыннан
Зыңлап торгандай һава.

Көмеш моңнар, чыңнар белән
Яңа ел килә!
Бәйрәм белән сезне, дуслар,
Яңа ел белән!
Мамык карларын очырып
Яңа ел килә!
Ап-ак бәхет телим сезгә
Яңа ел белән!

Сибелә җиргә мамыклар
Җемелдәп,очып, уйнап…
Әй,туган як, ямьнәреңә
Мәңге сокланып туймам!

Көмеш моңнар, чыңнар белән
Яңа ел килә!
Бәйрәм белән сезне, дуслар,
Яңа ел белән!
Мамык карларын очырып
Яңа ел килә!
Ап-ак бәхет телим сезгә
Яңа ел белән!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.6 (5 голосов)
Бу җыр , репертуарында бар
« »