Азаккы күперне яндырма

Хуш, диеп, кулыңны бирәсең,
Вәгъдәңне ашыгып өзәсең.
Күзләрең яшерми сөясең,
Еламыйча ничек түзәсең?

Азаккы күперне яндырма,
Син мине өметсез калдырма,
Күзләремә тагын бер кара,
Күрерсең йөрәгем гел яра.

Дөньяга килеп булмый кабат,
Тормышта без икәү пар канат.
Канатсыз оча алмый кошлар,
Аерылмасын безнең язмышлар.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (3 голоса)
« »