Ул болытлар юктыр

Бала чакта, зәңгәр күккә карап,
Бармы синең уйга батканың?
Төрле сүрәтләргә керә-керә,
Зәңгәр күктән болыт акканын
Бармы синең карап ятканың?

Ул болытлар хәзер юктыр инде,
Юктыр нәкъ мин карап ятканы…
Бала чакның хыяллары төсле
Зәңгәр күктән болыт акканын
Бармы синең карап ятканың?

Ул болытлар хәзер юктыр инде, —
Язын тамчы булып тамгандыр,
Кышын карлар булып бөтерелсә,
Җәен яңгыр булып яугандыр.
Җәен яңгыр булып яугандыр.

Ул болытлар хәзер юктыр инде,
Юктыр нәкъ мин карап ятканы…
Бала чакның хыяллары төсле
Зәңгәр күктән болыт акканын
Бармы синең карап ятканың?

Ә минем бар,
Ни өчендер шунда
Гашыйк идем “болыт бабайга”,
Ап-ак сакалына ябешә дә
Китә идем әллә кайларга…
Барып җитә идем айларга…

Ул болытлар хәзер юктыр инде,
Юктыр нәкъ мин карап ятканы…
Бала чакның хыяллары төсле
Зәңгәр күктән болыт акканын
Бармы синең карап ятканың?

Голосов пока нет
Бу җыр , репертуарында бар
« »