Җырымда юатырмын

Категория: көе сүзләре

Җырлар өчен җырым бар,
Сөйләр өчен серем бар.
Син генә тик аңламыйсың,
Әллә инде күңелең тар,
Әллә авыр кайгың бар?

Мең кайгыңа мең җырым
Әзер сиңа, күз нурым.
Моң булып сиңа барырмын,
Иркәләп, сыйпап алырмын,
Җырымда юатырмын…

Җырлыйм дисәм, җырларым бар,
Сөйлим дисәм, серем бар.
Ник син мине аңламыйсың?
Әллә инде күңелең тар,
Әллә сөйгән ярың бар?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
« »