Әйләнепләр кайтсам

Категория: көе сүзләре

Авылымнан чыгып киткән чакта,
Туган якның күркәм төсе дип,
Ак каенлы ак чишмәгә килдем,
Хушлашыплар китәр өчен дип.

Ак каенга исемемне яздым,
Уйылыплар калсын исем дип,
Ак чишмәгә көмеш тәңкә салдым,
Әйләнепләр кайтыр өчен дип.

Ак каенда ялгыз исем калды,
Кемдер укыр, аның исеме, дип?
Ак чишмәдә көмеш тәңкәм калды,
Саклар микән, аның төсе, дип?

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »