Җиделе шәм

Җиделе лә шәм якты яна
Эчендә мае булса.
Җиде уянып, җиде торып,
Җиде төн уртасында.

Җиделе шәм , мамык милтә
Ватылды, җиргә төште.
Уф, йөрәгем, янам-көям,
Иркәм исемә төште.

Җиделе шәм, мамык милтә
Яна да күмерләнә.
Алсу алмам бәгерекәем (Оныта алмаем бәгеркәем)
Онытмам гомергә дә (Оныта алмам гомергә дә).

Голосов пока нет
Бу җыр , , репертуарында бар « »