Тал бөгелә (икенче вариант)

Тал бөгелә, тал бөгелә,
Нигә бөгелә икән?
Синең өчен күз яшьләрең
Нигә түгәлә икән?

Тал бөгелә, тал бөгелә,
Белеп бөгелә икән.
Аерылышу сагышларын
Алдан сизелә икән.

Тал бөгелә, тал бөгелә,
Нигә бөгелә икән?
Синең өчен үзәккәем
Нигә өзелә икән?

Тал бөгелә, тал бөгелә,
Белеп бөгелә икән.
Аерылышу сагышларын
Алдан сизелә икән.

Тал бөгелә, тал бөгелә,
Әллә тамырсыз микән?
Өзгәләнә йөрәккәем
Әллә сабырсыз микән?

Тал бөгелә, тал бөгелә,
Белеп бөгелә икән.
Аерылышу сагышлары
Алдан сизелә икән.

Тал бөгелә, тал бөгелә,
Нигә бөгелә икән?
Синең өчен үзәккәем
Нигә өзелә икән?

Тал бөгелә, тал бөгелә,
Белеп бөгелә икән.
Аерылышу сагышлары
Алдан сизелә (беленә) икән.
Таллар бөгелә икән дә,
Үзәк өзелә икән!

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »