Аралар ераклаша

Аяз таңда чыклар төшә
Талларга, үләннәргә.
Мең дә бер гасыр үтте,
Сезләрне күргәннәргә.

Аралар ераклаша,
Йөрәкләр сагынса да.
Үткәннәргә очып булмый,
Канатлар кагынса да.

Киек каз юлын буйлап,
Мин очам җиһанарга.
Таңнарда сәлам әйтәм
Төннәрен ялгызларга.

Туган елга яркаенда
Калдырдым сөйгәнемне.
Нигә минем очканымны
Күкләргә сөйләмим мин?

Аралар ераклаша,
Йөрәкләр сагынса да.
Үткәннәргә очып булмый,
Канатлар кагынса да.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »