Чаган

Категория: көе сүзләре

Кояш чыкты,
Көзге яфракларга
Алтын төсле нурлар сибелде,
Өй алдында (кырында) чаган… сары, уйчан:
Кемнедер ул сагына шикелле.

Яфрак коя чаган көзге җилдә,
Яңгыр яуган кара төннәрдә.
Яфрак коя чаган моңсу гына
Истәлеккә калган эзләргә.

…Яфраклары коела моңсу гына,
Яфраклары җәйге өметнең…
Көрсенмә, син, чаган, —
Без бит икәү:
Мин дә бит нәкъ синең кебекмен!.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.5 (4 голоса)
« »