Ак пароход (беренче вариант)

Дулкыннар җырлап тирбәлә
Киң Идел кочагында,
Аккош кебек ак пароход
Үтеп киткән чагында.

Ак пароход алып китте
Иркәмне еракларга.
Алып китте, моряк итте
Ил чикләрен сакларга.

Ак пароходтан сорадым,
Кайчан кайтыр иркәм, дип,
Идел буйларында тагын
Очрашырбыз микән, дип.

Ак пароход җавап бирде:
Сөя белгән түзгән, дип,
Аерылдыгыз вакытлыча,
Кавышырсыз тиздән, дип.

Иделдә дә, диңгездә дә
Дулкыннар тыныч аксын.
Ак пароходка утырып,
Иркәм исән-сау кайтсын!.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.3 (22 голоса)
« »