Моңнар ява

Категория: көе сүзләре

Көзге күктән болотларны җыйнап, 
Җылы яҡҡа оса аҡоштар. 
Озакламас, килеп җитәр инде 
Ак буранлы салкын ак кышлар. 

Каурыйлар оча кош юлыннан, 
Моңнар ява җиргә сибәләп. 
Шул моңнарны җыям усларыма 
Һәм тирбәтәм назлап, иркәләп. 

Белмәсәм дә кошларның телләрен, 
Сагышларын аңлап, моңнарын. 
Җаным-тәнем белән тоям барын, 
Ошо хаҡта минем җырларым. 

Каурыйлар оча кош юлыннан, 
Моңнар ява җиргә сибәләп. 
Шул моңнарны җыям усларыма 
Һәм тирбәтәм назлап, иркәләп. 

Кошларны да кешеләр шикелле 
Читкә илтәләр шул язмышлар. 
Ничек кенә моңланмасын инде 
Чит якларга очкан аккошлар. 

Каурыйлар оча кош юлыннан, 
Моңнар ява җиргә сибәләп. 
Шул моңнарны җыям усларыма 
Һәм тирбәтәм назлап, иркәләп. 

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »