Тургай (дүртенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Йомшак нурлар сибә-сибә килә май,
Яшел киемнәрен кия киң тугай.
"Сагынып кайттым туган үскән илне" — дип,
Киң тугайда канат кага бер тургай.

Ай-һай, моңлы тургай,
Сайрап җибәр, тургай!
Безнең туган илдә
Шат яшәргә уңай.
Сайра, сайра киң тугайда,
Моңлы тургай!..

Сайрый тургай: "Безнең тугай ямьле, дип,
Китмәс идем шул тугайдан мәңге, дип.
Сөйләмәсәм, беркем белми хәлне, дип,
Яз килүен мин ничек көткәнне", — дип.

Ай-һай, моңлы тургай,
Сайрап җибәр, тургай!
Безнең туган илдә
Шат яшәргә уңай.
Сайра, сайра киң тугайда,
Моңлы тургай!..

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »