Сөю җыры (өченче вариант)

Бер йөрәктә ике саф мәхәббәт
Булмый, иркәм, шуны аңлачы.
"Сөяме бу, әллә юкмы?" — диеп,
Күңелеңә сагыш салмачы.

Ышан миңа, ышан, гомер буе
Син булырсың йөрәк түрендә,
Аккош кына күлен ташлап китә,
Ә мәхәббәт кала күңелдә.

Сиңа булган кайнар сөюемә
Күләгәсе төшмә: ятларның,
Үзем эзләп тапкан мәхәббәтне
Мин керләми мәңге саклармын.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »