Халкым өчен (икенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Ап-ак алтын җырларымны
Җырламыймын данлык өчен.
Җырлыймын тик илем өчен,
Үз туган(дай) халкым өчен.

Саф көмештәй җырларымны
Җырламыймын алтын өчен.
Җырлыймын тик саф көмештәй
Саф йөрәкле халкым өчен.

Чәчәк төсле җырларымны
Җырламыймын зәвкем өчен.
Җырлыймын тик чәчәк кебек
Кызларга бай халкым өчен.

Дәртле кайнар җырларымны
Җырламыймын дәртем өчен.
Җырлыймын тик мәңге шат,
Дәртле, көләч халкым өчен.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »