Сәрия

Ак укадан җип бәйләдем, Сәрия,
Ак укадан җип бәйләдем, Сәрия.
Бер бөртеге калганчы, сандугач баласы,
Бер бөртеге калганчы, сандугач баласы.

Агыйделгә төшмә инде, Сәрия,
Агыйделгә төшмә инде, Сәрия.
Төшмә бер үзең генә, сандугач баласы,
Төшмә бер үзең генә, сандугач баласы.

Абау, Аллам, йөрәккәем, Сәрия,
Абау, Аллам, йөрәккәем, Сәрия.
Кояшларда пешкәнсең, сандугач баласы,
Кояшларда пешкәнсең, сандугач баласы.

Балдагымның исемнәре Сәрия,
Балдагымның исемнәре Сәрия.
Исемнәре Флерә, сандугач баласы,
Исемнәре Флерә, сандугач баласы.

Тыннарымны алган саен, Сәрия,
Тыннарымны алган саен, Сәрия.
Исләремә төшәсең, сандугач баласы,
Исләремә төшәсең, сандугач баласы.

Маңгай чәчләрең бөдрә, Сәрия,
Маңгай чәчләрең бөдрә, Сәрия.
Яратам шуңа күрә, сандугач баласы,
Яратам шуңа күрә, сандугач баласы.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »