Ялгыз агач

Категория: көе сүзләре

Биек тау башында, авылым каршында,
Күп гасырлар шаулый бер агач.
Беркем белми аның
Кайчан туган чагын,
Беркем белми aның серләрен.

Гомер җиле исә, агач ялгыз үсә,
Язлар, көзләр кичә ялгызы.
Күңел һаман тарта,
Туып үскән якка
Агачыма кайта ашкынып.

Яшел яфрак яргач,
Шаулый изге агач,
Ял итәргә чакра юлчыны.
Хуш исле ягыма, туган туфрагыма
Тарта мине яшел якташым.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5.6 (143 голоса)
« »