Гомерлеккә булсын

Чын мәхәббәт юк димә син.
Ничек инде булмасын.
Сүндерергә ашыкма син
Күңелеңнең кояшын.

Әй дускаем, мәхәббәтне
Күңелең белән зурла.
Ярты юлда туктап калма,
Тапканчы аны юлла!

Сине көтеп зарыккандыр
Сулмас сөю чәчәгең.
Күңелеңә дәрт өстәсен
Өмет белән яшәвең.

Таптың исә тик югалтма
Җан яраткан ярыңны.
Гомерлеккә сайла берүк
Үзеңә тиң парыңны.

Голосов пока нет
« »