Сөйгәнемә сәлам әйтегез (икенче вариант)

Ак каеннар арасыннан үтәм,
Карлы юллар аклык өләшә.
Ул чагында кала иде эзләр
Минем эзләр белән янәшә.

Бүген дә мин ак юл буйлап киләм,
Янәшәмдә минем юк бер эз.
Ак каеннар, ул чак икәү идек,
Сөйгәнемә сәлам әйтегез.

Белеп килдем аның юклыгын мин,
Сагышлар шул булмый бер тигез.
Ак каеннар, гүзәл ак каееннар,
Сөйгәнемә сәлам әйтегез.
Ак каеннар, мин бәхетле идем,
Сөйгәнемә сәлам әйтегез.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 3 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »