Әнкем, бәгърем

Категория: Авторлары

Түшәк өсте әнкәң күз яше
Көтә сине, юк бит сердәше
Ишет мине, ишет, кайт тизрәк балам,
Газаплана, көтә бит анаң.

Әнкәң елый сине сагына
Кайт син, улым, анаң янына
Түшәк әсте әнкәң күз яше
Юк бит бүтән аның сердәше.

Кайтасың дер кебек ашкынып,
Туган якны, безне сагынып,
Юк бит куптән инде әнкәең,
Соңга калдың, калдың, бәбкәем.

Тәрәзә төбәндә күптән язган хат,
Ташлама нигезне, балам, тизрәк кайт!
Әнкем, бәгърем, зинһар гафу ит,
Язмышым ялгышлы булды бит.

Төрмышым бик авыр булды бит.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »