Ап-ак карлар (беренче вариант)

Ап-ак карлар ява,
Ап-ак карлар ява,
Юлларыма салып ак келәм.
Ап-ак чәчәкләрдәй (ап-ак чәчәкләр кебек)
Яуган ап-ак карлар
Безгә бәхет килтерсен диям.

Ап-ак карлар ява,
Ап-ак карлар ява,
Каз мамыгы гүя тарала.
Синсез көннәремнән,
Кайгы-сагышымнан,
Ялгыз көннәремнән арала.

Ап-ак карлар ява,
Әнҗе карлар ява,
Күбәләктәй яусын ак карлар.
Килер юлларыма,
Минем яннарыма
Тик чыкмасын салкын бураннар.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »