Ялгыштым

Күзләреңдә синең караңгы төн.
Юк калмаган анда бер очкын.
Минем кебек ул да ярата дип
Ялгыштым мин синдә,ялгыштым.

Көтмәгәндә синең читләшүең
Шаяртуы әллә язмышның?
Күңелемнең кояшына тиңләп
Ялгыштым мин синдә, ялгыштым.

Гашыйк идем зифа буй сыныңа,
Якын иде назлы тавышың.
Аңлашмыйча гына китеп бардың,
Ялгыштым мин синдә, ялгыштым.

Яратканга-сине югалтмаска
Җаным-тәнем белән карыштым.
Икебез шул инде ике ярда,
Ялгыштым мин синдә, ялгыштым.

Инде хәзер, иркәм,батып-калкып
Диңгезендә йөзәм сагышның.
Мәхәббәт дип җанга сагыш алдым —
Ялгыштым мин синдә,ялгыштым.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »