Тоеп яшим

Матур җырдай кат-кат күңелемнән
Исемеңне синең кабатлыйм.
Эй сөеклем, бердәнберем итеп
Гомерлеккә сине яраттым.

Тоеп яшим синең мәхәббәтне,
Тоеп яшим уйда, күңелдә.
Мәңге аерылмас пар кош сыман
Булсак иде һәрчак без бергә.

Уйлавымда җитә — мизгелләрдә
Калкып чыга синең сүрәтең.
Нурлар сибеп торган кояш сыман
Син түрендә һәрчак йөрәкнең.

Беркайчанда истән чыкканың юк.
Тоеп яшим синең барлыкны.
Күзләремне алмый килер юлдан
Сине көтеп күңел зарыкты.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »