Зәңгәр күлмәк

Категория: көе сүзләре

Зәңгәр күлмәгеңне киясең дә,
Зәңгәр күлгә көн дә киләсең.
Йөрәгеңдә нинди утлар яна?
— Уйларыңны килә беләсем.

Зәңгәр күлмәгеңне киясең дә,
Яшел болыннардан үтәсең.
Болын чәчәкләрен җыя-җыя,
Кемне болай сагынып көтәсең?

Зәңгәр күлмәгеңнең зәңгәрлеге
Хәтерләтә аяз күкләрне.
Нинди иркә сүзләр ачар икән
Күңелеңнең серле бикләрен?!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.6 (71 голос)
« »