Барда кала

Әйтелмәгән сүзләр кала,
Татылмаган хисләр кала.
Күпме генә тырышсак та,
Башкармаган эшләр кала.

Очып уза, гомер кыска,
Үткәрмикче аны бушка!
Үткәненә үкенмичә,
Яшәп калыйк бу тормышта.

Үтелмәгән юллар кала,
Җырланмаган җырлар кала.
Үткәннәр дә кире кайтмас
Сибелешеп еллар кала.

Очып уза, гомер кыска,
Үткәрмикче аны бушка!
Үткәненә үкенмичә,
Яшәп калыйк бу тормышта.

Мәшәкатьле көннәр кала,
Сагышланган көннәр кала.
Ачылмаган серләр кала,
Бакча тулы гөлләр кала.

Очып уза, гомер кыска,
Үткәрмикче аны бушка!
Үткәненә үкенмичә,
Яшәп калыйк бу тормышта.

Сандугачлы таң да кала,
Җан яраткан ярлар кала.
Кеше җирдән киткән чакта
Дөньялыкта барда кала.

Очып уза, гомер кыска,
Үткәрмикче аны бушка!
Үткәненә үкенмичә,
Яшәп калыйк бу тормышта.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4.5 (2 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »