Гөлләрем (икенче вариант)

Гөлләрем, гөлләрем, гөлләрем,
Чәчәк атми шиңделәр.
Гөл бакчага кердем дә мин
Чәчәкләр өзеп алдым.
Бер күрүгә гашыйк булдым
Үзем дә сизми калдым.

Күктәге йолдызга карап
Җирдәгене күрмәдең.
Башкаларга син елмайдың
Ә мине син белмәдең.

Гөлләрем, гөлләрем, гөлләрем,
Чәчәк атми шиңделәр.
Гөлләрем, гөлләрем, гөлләрем,
Яшереп кенә сөйгән идем
Әллә инде сизделәр?

Чәчәк бирдем дә бүләккә
Әллә нигә алмадың?
Сөймәс булгач нигә инде
Өмет биреп алдадың?

Без күз карашыңны ташла
Синнән миңа шул җитә.
Аннары кит үз юлыңа
Сине сөюең көтә.

Гөлләрем, гөлләрем, гөлләрем,
Чәчәк атми шиңделәр.
Гөлләрем, гөлләрем, гөлләрем,
Яшереп кенә сөйгән идем
Әллә инде сизделәр?

Гөл бакчага кердем дә мин
Чәчәкләр өзеп алдым.
Бер күрүгә гашыйк булдым
Үзем дә сизми калдым.

Әкрен генә еллар үтә
Яралатып күңелне.
Ишетә алмам микән ни соң
Сөям дигән сүзеңне?

Гөлләрем, гөлләрем, гөлләрем,
Чәчәк атми шиңделәр.
Гөлләрем, гөлләрем, гөлләрем,
Яшереп кенә сөйгән идем
Әллә инде сизделәр?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »